Кичә Биектау районында "Милләтләр кроссы - 2012" уздырылды. Анда "Эмет" халыкны космплекслы социаль тәэмин итү үзәге һәм районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Әлеге ярышларда районның социаль яклау органнары данын яклап, социаль хезмәткәр Нурдилә Шәмсетдинова йөгерешчеләр рәтенә басты. Нәтиҗәдә ул 3 нче мактаулы урынга лаек дип табылды.
Бер көн алдан дистанциягә Чистай районы социаль яклау органнары хезмәткәрләре дә баскан иде. Алар әлеге ярышларда эшләүче һәм укучы шәһәр яшьләрен даими спорт белән шөгыльләндерүгә өндәү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатлары белән катнашканнар. "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге коллективы әлеге кросста яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.