Түбән Камада хезмәтне саклау буенча укыту-семинар узачак

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрьдә Түбән Камада хезмәтне саклау буенча укыту-семинар узачак. "Тормышны саклап калучы технологияләргә" кече һәм урта эшмәкәрлек белгечләрен өйрәтәчәкләр. Әлеге чара кысаларында катнашучылар  хезмәтне саклау белән идарә итү системасының реформалаштыру мәсьәләләре, хезмәт законнарын үзгәртү, куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү хакында да сөйләшәчәкләр. Шулай ук семинар барышында  хезмәтне оештыруның куркынычсыз юллары, хезмәткәрләрне заманча шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәт законнарын бозган очракта тиешле җаваплылык төрләре хакында да фикер алышачаклар.

Бүгенге көнгә 50 дән артык кеше семинарда катнашырга теләк белдергән инде. Күтәрелгән темалар буенча үзләренең белем-тәҗрибәләрен Түбән Кама башкарма комитеты, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясе,ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фонды вәкилләре дә уртаклашыр дип көтелә.

Семинар кысаларында шәхси саклану чаралары җитештерүче предприятиеләрнең күргәзмәсе дә эшләячәк. Биредә яңа таләпләргә җавап бирә торган экземплярлар урын алачак. Теләге булган һәркемгә исә яңа чаралар сайлап алу буенча киңәшләр биреп, аларны мәгълүмат, стенд, плакатлар, хезмәтне саклау тематикасына журналлар һ.б. белән дә таныштырачаклар.

Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы оештыра.

Семинар Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 18 нче йорт адресы буенча "Хезмәт куркынычсызлыгы" ЧОУ НП конференц-залында үткәрелә.

Билгеләп үтик, моңа охшаш чаралар Казан һәм Яр Чаллыда уздырылган иде инде. Якын киләчәктә исә мондый семинарлар Яшел Үзән һәм Бөгелмә дә үтәр дип хәбәр итә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International