Лениногорск волонтерлары Өлкәннәр көненә әзерләнә башлаганнар

2012 елның 21 сентябре, җомга
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Лениногорск волонтерлары "Якыныңа шатлык бүләк ит" акциясен башлап җибәргәннәр. Балигъ булмаган балалар үстерүче, социаль яктан куркыныч һәм тотрыксыз гаиләләрдә креатив ысуллар кулланып, уңай яшәү шартлары булдыру проекты белән шөгылләнүчеләр әлеге акциядә дә бик теләп катнашырга булганнар. Волонтерлар үз куллары белән яраткан һәм тирән ихтирам иткән өлкәннәре өчен котлау открыткалары һәм сувенирлар ясыйлар. Эченә кәнфит яшереп ясалган чәчәк тә, башка эшләнмәләр дә балаларның үз фантазиясе җимеше.
Проектта катнашучылар  "Үз  кулларыбыз    белән ясаган бүләкләр өлкәннәр күңеленә, һичшиксез, хуш килер",  дип өметләнеп калалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International