Яр Чаллыда урнашкан "Ышаныч" үзәгендә "Мин - әни" клубының чираттагы утырышы узды

2012 елның 21 сентябре, җомга
"Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Мин - әни" клубының чираттагы утырышы булып узды.

Булачак әниләр биредә  "Яңа туган баланы карау" темасына сөйләштеләр. Әлеге чараның максаты бала көтүче хатын-кызларны сабыйны тәрбияләү буенча көндәлек  процедуралар белән таныштыру, шулай ук әниләрнең  социаль-хокукый һәм социаль-пихологик белемнәрен  күтәрүдән гыйбарәт иде. Утырышта 11 булачак әни катнашты.

№6 нчы шәһәр балалар поликлиникасыннан махсус чакырылган шәфкать туташы яңа туган балаларны карау тәртибен аңлатты. Барлык хатын-кызларга да "Минем  балам: ул ничек үсә" дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Дәрестән соң бәби көтүче ханымнар бүлекнең социаль һәм юридик эш буенча белгечләрдән консультацияләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International