Бу көнне Казанның 63 предприятиесе вәкилләре эш эзләүчеләргә 3000 нән артык вакансия тәкъдим иткәннәр. Шуларның 476 сы - өлкәннәр өчен.
Ярминкәдә катнашкан предприятиеләр арасында «Казаньоргсинтез» ААҖ, МУП «Метроэлектротранс», ГАУЗ МКДЦ, «Спартак" аяк киемнәре фабрикасы» ААҖ, БИ "Студентлар хезмәт отрядларының репсублика үзәге", АНО «Казан 2013 башкарма дирекциясе» һәм башкалар булган.
Чарага килүчеләр шулай ук эш бирүчеләр белән очрашып, аларның хезмәт шартлары белән таныша, эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәткәрләреннән белешмәләр, кызыксындырган сорауларына җаваплар таба алдылар. Мобиль эш белән тәэмин итү үзәге хезмәтләре бу көнне аеруча популяр булган. Биредә теләге булган һәркемгә һөнәри юнәлеш бирә торган тест узарга мөмкинлек тудырылган.
«Работа для Вас», «Работа сегодня», «100 вакансий», «Есть работа» кебек нәшриятләр исә эш эзләүчеләргә үзләренең газеталарын бушлай таратканнар.
Ярминкәгә җәмгысе 1700 кеше килгән. 195 эшсез гражданга исә яңа эш урынына юллама тапшырылган.