Яшел Үзән психоневрологик интернатында спорт бәйрәме уздырганнар

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

"Күңелле стартлар" дип исемләнгән әлеге уеннарда Марий-Эл республикасы, Красногороск һәм Казан психоневрологик интернатында тәрбияләнүчеләр   дә катнашкан. Ярышта катнашучыларны сәламләп, Яшел Үзән интернаты директоры Лариса Ишелина чыгыш ясаганнан соң, кызу уеннар старт алган.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Яшел Үзәнлеләр яулаган. Икенче урында - Казан интернаты җыелма командасы. Ә өченче, шулай ук мактаулы урынга исә Красногорск психоневрологик интернаты командасы  лаек дип табылган.

Көндезге аштан соң исә катнашучыларны күңелле концерт белән шатландырганнар. Барлык интернатларның да вәкилләре истә калырлык номерлар белән чыгыш ясаган.

Арган-алҗыган, әмма бик күңелләре булган катнашучылар бу уеннардан бары якты истәлекләр белән генә кайтып киткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International