Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан түбәндәге һөнәрләр буенча белем алу өчен төркемнәр җыела башлады: кондитер, маникюрша, 1С бухгалтеры, ландшафт дизайнеры, кадр һәм реклама менеджменты белгече, риэлтор, эшлекле туризм менеджеры. Эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар өчен әлеге укулар бушлай булачак.
Билгеләп үтик, әлеге курслар мөстәкыйль хезмәт беләш шөгыльләнеп китү өчен тулы канлы әзерлек ролен башкаралар. Уку формасы: 10 ар кешелек төркемнәрдә. Уку дигәндә укытучы белән даими якыннан аралашу, теоретик материалны ирекле формада үзләштерү күздә тотыла.
Дәресләр теге яисә бу сайлап алынган һөнәргә бөйле Икътисад, идарә һәм хокук институтында ял көннәреннән кала һәр көн саен булачак. Шулай ук курслар Татар эшмәкәрлеккә булышлык институты һәм Эретеп ябыштыру-монтаж көллиятендә дә оештырылыр дип көтелә. Укуларның ахырында йомгаклау аттестациясен узганнан соң белем алучыларга квалификация бирелү хакында сертификатлар тапшырылачак. Моннан соң алар хезмәт базарында сорау зур булган яңа белгечлекләр буенча эшли ала башлаячаклар.
Тулырак мәгълүматны Бызов урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан эш белән тәэмин итү үзәгендә алырга мөмкин. Яки 43-68-39 телефоны буенча белешә аласыз.