Иртәгә Химиклар мәдәният сараенда гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе белән берлектә өлкәннәр өчен дә ярминкә узачак. Чара "Россиянең ТР буенча пенсионерлар Союзы" һәм Казанның эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырыла. Анда шәһәрнең 62 предприятиесе катнашырга теләк белдергән инде.
Өлкәннәр өчен бу көнне 200 дән артык вакансия тәкъдим ителәчәк. Алар өчен врач, иминиятләштерү агенты, икътисадчы, тегүче, автобус йөртүче, кием конструкторы кебек белгечлекләр буенча ачык вакансияләр булачак.
Чарага килүчеләр шулай ук эш бирүчеләр белән очраша, аларның хезмәт шартлары белән таныша, эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәткәрләреннән белешмәләр, кызыксындырган сорауларына җаваплар да таба алачаклар.
Шәһәр ярминкәсендә катнашучылар арасында "Казан 2013" башкарма дирекциясе" АНО да булачак. Алар җәйге Универсиаданы транспорт белән тәэмин итү өчен персонал җыярга телиләр. Ә МУП «Метроэлектранс» исә бирегә килүчеләрне трамвай һәм троллейбус йөртүче курсларында укып, яңа төр һөнәр үзләштерергә дәшәчәк.