Яр Чаллының мәшгульлек үзәге белгечләре илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында укулар узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Кыйммәтләр агымын карталаштыру. Стандартлаштыру» программасы буенча укулар уздылар. Әлеге чара «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Уку нәтиҗәләре буенча белгечләр мәшгульлек үзәге эшчәнлеген яхшырту һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча төп процессларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләделәр. Барлык туган тәкъдимнәр һәм сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына юлланылачак һәм алга таба камилләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International