“Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә семинар-супервизия ахырына якынлашты

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
12-14 сентябрь көннәрендә   “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә семинар-супервизия узды. Катнашучылар биредә  «Яңа туган балалардан баш тарту һәм яшь балалары булган гаиләләрне тернәкләндерү, балигъ булмаган әти-әниләрне кайгырту»  темасына сөйләштеләр.
Чарага Мәскәүнең балаларны начар мөгамәләдән саклау Милли фонды, социаль ятимлекне кисәтү Хәйрия фонды тренеры Н.Г.Королева килгән иде. Максаты: семинарда катнашучыларга хезмәтне күрсәтүдә килеп чыга торган кыенлыклырны чишүдә супервизик ярдәм күрсәтү. Ул семинар барышында килеп туган барлык сорауларга җаваплар бирде, бәхәсле яки бик кыен чакларда нишләргә кирәклеге хакында да аңлатты.  
Чарада катнашучылар бу "дәресләрдән" бик кәнәгать калып, киләчәктә дә биредә алган белем-күнекмәләрен кулланып эшләячәкләрен белдерделәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International