20 сентябрьдә узачак вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 17 предприятиенең кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашачак. Алар арасында «Июль Плюс», «РенАвтоЦентр», «КамаТул» ҖЧҖләр, «КАМАЗ» Прессово-рамный завод ААҖ, «Торговый дом «Камилла» ҖЧҖ, «Пассажирский автотранспортный комбинат - Инвест» ЯАҖ, «ЛЕОНИ Вайэринг Системс(РУС) ҖЧҖ, Металлургический комплекс ААҖ КАМАЗ, ААҖ «КАМАЗ» двигательләр заводы һәм башкалар.
Бу көнне инженер-конструктор, инженер-технолог, инспектор, мастер, кладовщик, кондитер, машина һәм автобус йөртүче кебек белгечлекләр буенча вакансияләр булачак.
Чара иртәнге унда башлана. Рәхим итегез!