Зәйдә үзмәшгульлек буенча экспертлар советы утырышы узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28 августта Зәйнең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча эксперт советының чираттагы утырышы узды. Бу юлы дүрт гражданның бизнес-планы каралды.

Үз эшен оештырырга теләгән өч эшсез гражданның бизнес-планын эксперт советы хуплады. Алар үз эшен тырнак ясату хезмәте күрсәтү, икмәк-күмәч продукциясе җитештерү һәм канцелярия товарларын ваклап сату буенча оештырачак. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә теркәү узу өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International