«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирәләр

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү өстен юнәлешләрнең берсе булып тора.

Быел Кукмараның мәшгульлек үзәге белән берлектә тернәкләндерү үзәге базасында җәйге хезмәт лагере оештырылды.Балалар территорияне тәртиптә тотарга булышалар, чүп утыйлар, утыртылган чәчәкләрне карыйлар, тегү һәм столяр остаханәсендә эшлиләр. Биредә алар киләчәктә кирәк булачак һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International