Чүпрәле районы агрофирмасы хезмәт хакы буенча 2,3 млн сумнан артык бурычын кайтарды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.

Чүпрәле муниципаль районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы «Агрофирма им. П.В. Дементьева» ҖЧҖ 176 хезмәткәр алдында 2388,0 мең сумлык бурычны кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International