Бүген коляскадагы баскетбол буенча Россия Кубогына уеннар тәмамланачак

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
14 – 17 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында инде дүртенче тапкыр коляскадагы баскетбол буенча  Россия Кубогы уйнатылды. Турнирны ачу тантанасы һәм беренче уеннар Васильево бистәсенең УНИКС кунакханә-спорт комплесында узды. Ә финал уеннары һәм спорт бәйрәмен йомгаклау тантанасы исә бүген 17.00 сәгатьтә «Баскет-холл» спорт комплексында үтәчәк. Ярышларда Казанның «Барс канатлары» командасы, Мәскәүдән «Фалькон» ,  Санкт-Петербургтан «Невский Альянс» һәм «БаСКи», Төмәннән «Шанс», Чиләбедән «Уралец» командалары, шулай ук  Ставрополь һәм  Ульяновскидан килгән командалар да көч сынаша.
Турнирны оештыручылар – Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте, Россия инвалидлар спорт союзы, БИҖнең ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Хакимияте, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы, УНИКС баскетбол клубы  катнашында Татар республика оешмасы әлеге турнирны тиешле югарылыкта уздыру, аны озак елларга истә калдыру  өчен күп көч куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International