Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 3 603 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

2019 елның 28 августына республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 315 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 202 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 137 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 603 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 624 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 572 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 76 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International