Татарстанның 4 моношәһәрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 886 граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 39 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада эшсезләр саны Менделеевск, Чистай һәм Кама Аланы шәһәрләрендә дә кимегән. Анда 2019 елның 28 августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 61, 271 һәм 324 эшсез исәптә тора.

Бу атнада Яр Чаллы, Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә эшсез гражданнар саны арту күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International