Арчада Министрлык җитәкчелеге хезмәт коллективлары белән очрашты

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

27 августта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов һәм министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин Арча муниципаль районында эш визиты белән булдылар.

Эшлекле очрашулар сериясен Рөстәм Вәлиуллов Яңа Чүриле психоневрологик интернатында булу белән ачты. Очрашу барышында ул хезмәткәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Министрның беренче урынбасары социаль өлкәдәге үзгәрешләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен республика Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде. Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Вәлиуллов шулай ук «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, Арча районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә булды.

Адель Мөбәрәкшинның эш визиты картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булудан башланды, анда ул яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. Министр урынбасары күптән түгел үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфатын, мөлкәтнең сакланышын уңай бәяләде. Шундый ук очрашу «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International