Чистай психоневрология интернатында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында беренче татар совет актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, ТАССРның атказанган артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская иҗатына багышланган әдәби сәгать узды. Кайбер мәгълүматларга караганда, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская гомеренең соңгы елларын Чистай психоневрология интернатында үткәргән.
Актриса 1907 елдан «Сәйяр» беренче татар профессиональ труппасына керә. 1912 елда ул Уфада «Hyp» труппасын оештыра, аның нигезендә Башкорт драма театры оештырыла. 1920 елда Гыйззәтуллина-Волжская Ижауда татар драма театрын җитәкли, 1922-1924 елларда Казанда Кызыл Октябрь исемендәге театрда эшли, соңыннан үзешчән драма түгәрәкләрен җитәкли.
Интернатта яшәүчеләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән мондый чаралар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны тернәкләндерүдә уңай роль уйный. Психоневрология интернатында яшәүчеләр беренче татар актрисасының иҗади тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында бик теләп тыңладылар.