«Веста» үзәгендә бакчачылык буенча дәрес узды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында «Бакчачылык» кабинетының чираттагы дәресе узды. Бу юлы клумбаны таш ярдәмендә бизәү турында сөйләштеләр.

Эш башлар алдыннан, дәрестә катнашучылар клумбаларны әзерләделәр: аларны чүп үләннәреннән чистарттылар, җирне йомшарттылар, чәчәкләрне төрле яман кортлардан эшкәрттеләр. Клумбаны бизәүдә узган дәресләрдә ясалган ташларны кулландылар. Чәчәкләр арасына төрле матур фигуралар урнаштырдылар. Эш нәтиҗәләре дәрестә катнашучыларның барысына да ошады, хатын-кызлар әлеге идеяне үз бакчаларында кулланып карарга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International