Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар кысаларында «Татарстан – минем туган ягым!» исемле кичә оештырдылар. Чара 26 августта узды.
38 бала һәм 12 ата-ана катнашкан бәйрәмне тернәкләндерү үзәгенең музыка җитәкчесе Н.Н. Мусина һәм тәрбияче В.Ф. Зарипова әзерләделәр һәм оештырдылар.
Чара барышында балалар татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, «Түбәтәй», «Гөрләвек» татар милли уеннарында актив катнаштылар, шулай ук ТАССР тарихы белән бәйле викторина сорауларына җавап бирделәр.