1 нче июльдән Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе эшли башлады.
Технологиянең максаты – өлкән буын гражданнарында актив яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыру, өлкән яшьтәге гражданнарны сәламәтләндерүнең яңа ысулларын үзләштерү.
Технологиянең бурычлары:
- төрле яшь һәм социаль категорияле өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең яңа формаларын кертү;
- өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен кирәкле шартлар тудыру;
- психологик иминлек тәэмин итү;
- аралашу кытлыгын тулыландыру.
Гарденотерапевтик алымнарны куллану олы яшьтәге кешеләрнең организмында бозылган функцияләрен торгызырга мөмкинлек бирә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә әлеге технологияне кулланалар. Өлкәннәр үсемлекләрне бик теләп үстерәләр, аларны тәрбияләп торалар.
Июль аенда хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларга технология эшчәнлеге турында сөйләделәр, ә августта әңгәмәләр үткәрделәр.
Белгечләр сүзләренә караганда, чәчәкләр үстерү, аларны тәрбияләү рухи халәтне нормальләштерүгә ярдәм итә, энергия һәм уңай эмоцияләр белән баета.