«Балкыш» приютында балалар этикет кагыйдәләрен өйрәнәләр

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларны җәмгыятьтә тиз социальләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Кече яшьтәге балаларның уен формасында белем алуы беркемгә дә сер түгел. Ә этикет кагыйдәләрен өйрәнергә балаларга сюжетлы уеннар мөмкинлек бирә. Мондый дәресләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик ярата. Шушы көннәрдә нәниләр «Безгә кунаклар килде» дигән сюжетлы-рольле уен уйнадылар һәм өстәл әзерләргә өйрәнделәр.

«Әлеге уен балаларда пөхтәлек, чисталык, кунак белән аралашу һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыра, сөйкемлелек, кайгыртучанлык тәрбияли», – ди тәрбияче Марина Николаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International