«Бергә булдырабыз» проекты уңаеннан «Наз» приюты кунаклар каршы ала

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Бергә булдырабыз» проектының «Янда түгел, ә бергә» юнәлешен тормышка ашыру дәвам итә.

Бу юлы тәрбияләнүчеләргә кунакка Чайковский шәһәренең медицина көллияте студенты Вероника Шишкина килде. Ул приютта еш кунак һәм балалар белән яхшы таныш. Кечкенәләр өчен Вероника оригами буенча мастер-класс үткәрде, нәниләр аның белән бергә кәгазьдән чебешләр ясадылар.

Мәктәп яшендәге балалар белән алар чәчтараш һөнәренең серләренә төшенделәр. Вероника күптән түгел генә кыска вакытлы курсларда чәчтараш һөнәрен дә үзләштергән. Ул балаларга чәчтараш һөнәрен ничек үзләштерүен, кайда һәм ничек белем алуы турында да сөйләде.

Очрашу ахырында теләгән һәр балага Вероника бүләк ясады. Ул егетләрнең чәчләрен модалы итеп кисте, ә кызларга бик матур прическалар ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International