23 нче август көнне Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты чараларында катнаштылар.
Балалар өчен төрле компетенцияләр буенча мавыктыргыч экскурсияләр үткәрелде. Шулай ук тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр мастер-классларда катнаштылар, үзләрен төрле һөнәрләрдә һәм өлкәләрдә сынап карадылар.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар «Ворлдскиллс» хәрәкәте инструментлары нигезендә мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыра.