Шушы көннәрдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, тәрбиягә алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәгендә булды. Анда ул тренинг үткәрде.
Әлеге чарада декрет ялында булган хатын-кызлар, интернатны тәмамлаучылар катнашты. Тренингның темасы – «Эш эзләү дә эш».
Декрет ялында булган хатын-кызларга резюмены төзү кагыйдәләре һәм барлык нечкәлекләре турында сөйләделәр, эш эзләү буенча киңәшләр бирделәр. Барлык катнашучыларга, ә алар 17 кеше иде, «Эш бирүче белән әңгәмә», «Телефон сөйләшүләре» һ. б. темаларга буклетлар таратылды.