Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында «Таттелеком» ГАҖ һәм «Ай пласт» ҖЧҖ тарафыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт алучы 34 балага ярдәм күрсәтелде.
«Белем иленә сәяхәт» дип аталган бәйрәм концертыннан соң оешма вәкилләре булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия товарлары белән матур букчалар тапшырдылар, аларны яңа һәм кызыклы тормышка аяк басулары белән котладылар, яхшы билгеләр, мавыктыргыч дәресләр һәм күңелле мизгелләр теләделәр.
Балалар бүләкләргә һәм әкият персонажлары белән аралашуга бик шат иде, ә ата-аналар үткәрелгән чара һәм балаларны мәктәпкә җыюда ярдәм иткәннәре өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерделәр.