Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.
Тәтеш муниципаль районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы «Содружество» ҖЧҖ 208 хезмәткәр алдында 3600,0 мең сумлык бурычны кайтарды.