«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында 23 августта авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тәтеш район үзәк хастаханәсенә профилактика тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен китерү буенча сынау сәфәре булды.
Чара барышында планлаштырылган барлык медицина тикшерүләре башкарылды.
Төзелгән план-график нигезендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү буенча даими эш агымдагы елның 2 сентябреннән башланачак.