«Тургай» социаль приютында фольклор бәйрәме

2019 елның 23 августы, җомга

21 нче август көнне Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Күңелле матрешкалар» дигән бәйрәм уздырылды. Чараның төп максаты – рус фольклоры әсәрләрен өйрәнүгә уңай мотивация формалаштыру, театральләштерелгән тамаша барышында рус халык уеннары, җырлар белән таныштыру.

Приютның музыка залын бизәүдә балалар үзләре дә катнашты – матрешкалар ясадылар. Бәйрәмнең төп геройлар нәниләр иде. Алар, чын артистлар кебек, рус халык биюләрен башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, фольклор җырлар җырладылар, халык уеннарында бик теләп катнаштылар.

«Рус фольклорын өйрәнүнең барлык формалары, алымнары, шулай ук бай җыр материалы, матур бәйрәмнәр, театральләштерелгән гамәлләрдә катнашу – болар барысы да балаларның иҗади үсешенә ярдәм итә, аларда фольклор мирасын белүгә кызыксыну тудыра, мәдәният һәм тәрбия дәрәҗәсен арттыра», – дип уртаклаша социаль приют тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International