«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр өчен мастер-класс үткәрелде

2019 елның 23 августы, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение белгечләре өлкән буын гражданнарының ялын оештыруга юнәлдерелгән чаралар уздыралар.

20 август көнне өлкән яшьтәге социаль хезмәтләр алучылар арасында тәрбияче Людмила Җамалетдинова «Икенче тормыш: ташландык материалдан эшләнмәләр» дигән мастер-класс оештырды. Чараның максаты – интернат-йортта яшәүче өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын иҗади практикалар ярдәмендә күтәрү.

Мастер-класста катнашучылар ташландык материалның нәрсә икәнен белделәр. Презентация ярдәмендә алар яраксыз әйберләрдән ничек итеп гаҗәеп эшләнмәләр ясап булуын ачыкладылар. Тәрбияче аларга газета трубкаларыннан үрү техникасын күрсәтте. Һәр катнашучы рәхәтләнеп кәрҗин үреп карады һәм иҗади процесстан бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International