«Ворлдскиллс» яңа җиңүләргә рухландыра

2019 елның 23 августы, җомга

Бу көннәрдә Казан «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итә. Әлеге зур вакыйга чаралары төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән кунакларны җәлеп итә.

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә читтә калмады. Учреждение карамагындагы балалар Анастасия Шиһапова һәм Нияз Исмәгыйлев социаль эш буенча белгечләр белән бергә ярышларда булып кайттылар. Яшь белгечләрнең осталыгы балаларны яңа җиңүләргә рухландырды, ә үзәк белгечләре инвалид балаларны һөнәри әзерләүдә кулланыа була торган технологияләрне ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International