22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Әлмәттә велоузыш үткәрделәр.
Әлеге масштаблы бәйрәм чарасына «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә кушылдылар. Россия флагы төсләре киемнәрендә, флаглар белән, әлмәтлеләр шәһәрнең төп урамнары буйлап уздылар.