Топилин: киләсе елда социаль хезмәткәрләрне укыту программасын финанслау 2 млрд сумга кадәр артачак

2019 елның 23 августы, җомга

Бу көннәрдә Казанда КНИТУ (КХТИ) өстәмә һөнәри белем бирү институтында Татарстанның социаль хезмәткәрләре төркеме озак вакытлы карау нигезләрен өйрәнә. Дәресләрдә кичә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Программада катнашучылар кичектергесез халәтләрдә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр, авыручы кешеләр һәм аларның туганнары белән эшләүдә психологик аспектларны өйрәнәләр. Программаны уңышлы үзләштергәннән һәм йомгаклау аттестациясен узганнан соң, тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар биреләчәк.

Татарстан «Демография» милли проектының «Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм тормышка ашыру («Өлкән буын»)» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасын булдыру буенча 12 пилот төбәк арасына керде.

«Социаль хезмәткәрләрне укыту буенча әлеге пилот киләсе елдан башлап 18 төбәктә дәвам итәчәк. Киләсе елда федераль бюджеттан бу программага быелгы кебек 300 млн сум түгел, ә 2 млрд сум акча каралачак. Катнашучы регионнар саны да артачак», – дип билгеләде Топилин.

Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләренең 60 социаль хезмәткәре өчен дәресләр 23 августка кадәр дәвам итәчәк.

Фото чыганагы: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International