Бүген Татарстанда «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләреннән тупланган һөнәри белем бирү төркеме ачылды. Парта артына 25 кеше утырды.
Чарада Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Укыту «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ тарафыннан КНИТУ-КХТИ өстәмә һөнәри белем бирү институты белән төзелгән килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.