Алабугада «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кушылдылар

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга районының Котловка авылында яшәүче 16 өлкән яшьтәге кешене диспансерлаштыру өчен Костенеево амбулаториясенә алып бардылар.

Барлыгы Костенеево амбулаториясенә 4 тапкыр барылды. Тикшерүләрне 79 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге өлкән кешеләр узды. Өлкәннәр мондый игътибар өчен рәхмәтләрен белдерделәр, чөнки аларның кайберләре инде берничә ел медицина учреждениеләренә йөрмәгән.

Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International