Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Аланы психоневрология интернатында хезмәт алучылар өчен «ПРЕТТЛЬ-НК» җитештерү компаниясенә экскурсия оештырды.
Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында оештырылган әлеге чарада 11 кеше катнашты. Аларга жгут җитештерүенең технологик процессын күрсәттеләр, Түбән Кама һәм Татарстанның хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр, һөнәри билгеләнеш һәм һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр.
«ПРЕТТЛЬ-НК» компаниясе генераль директоры Олег Поляк кунаклар белән әңгәмәдә компаниянең барлык категория гражданнар өчен эш урыннары булдырырга әзер булуын ассызыклады.
Чараның һәр катнашучысына «Һөнәр сайлау стратегиясе», «Түбән Камада карьера маршрутлары» брошюралары, шулай ук кирәкле һөнәрләр буенча навигатор бирелде.