«Умырзая» үзәге карамагындагылар «Яшь янгын сүндерүчеләр» дигән чарада катнаштылар

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләрне тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура инструкторы Розалия Һадиева «Яшь янгын сүндерүчеләр» дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның максаты – балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, ашыгыч хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләренә өйрәтү.

Чарага районара бүлек башлыгы, Татарстан Республикасы Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы А.Ф. Тимерханов чакырылган иде.

Альберт Фларит улы балалар белән өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре, янгын чыгу сәбәпләре турында фикер алышты, янгын чыккан очракта гамәлләр тәртибе турында сөйләде. Моннан тыш, ул балаларга янгын сагын ничек дөрес итеп чакырырга икәнлеге турында сөйләде, белешмәлекләр тапшырды.

Теоретик өлештән соң тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр төрле конкурсларда үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International