Татарстанда коляскадагы баскетбол буенча Россия Кубогы уйнатылачак

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
14 – 17 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында инде дүртенче тапкыр коляскадагы баскетбол буенча  Россия Кубогы уйнатылачак. Турнир Васильево бистәсенең УНИКС кунакханә-спорт комплесында узар дип көтелә. Ә финал уеннары һәм спорт бәйрәмен йомгаклау тантанасы 17 нче сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Баскет-холл» спорт комплексында үтәчәк. Ярышларда Казынның «Барс канатлары» командасы, Мәскәүдән «Фалькон» ,  Санкт-Петербургтан «Невский Альянс» һәм «БаСКи», Төмәннән «Шанс», Чиләбедән «Уралец» командалары, шулай ук  Ставрополь һәм  Ульяновскидан килгән командалар да көч сынашачак.
Турнирны оештыручылар – Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте, Россия инвалидлар спорт союзы, БИҖнең ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Хакимияте, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы, УНИКС баскетбол клубы  катнашында Татар республика оешмасы әлеге турнирны тиешле югарылыкта уздыру, аны озак елларга истә калдыру  өчен күп көч куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International