Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсендә кунак булдылар

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Китапханәче Ирина Фәйзуллина белән очрашу балалар өчен яңалык түгел инде. Әмма ул һәр очрашуга  яңа уеннар әзерләп, балаларны гаҗәплендерә ала. Бу юлы да ул үзәктә тәрбияләнүчеләргә     "Почемучка" яңа конкурслы викторинасы әзерләгән иде. Чарада катнашучы һәркемгә исә мультфильм геройлары  төшерелгән ябыша  торган рәсемнәр бүләк иттеләр.

Педагог Ольга Гаврилова билгеләвенчә, мондый төрдәге чаралар, очрашулар балаларның гомуми күзаллавын үстерергә, аларда логик фикерләү, кызыксыну уятырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International