“Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә семинар-супервизия уза

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә семинар-супервизия үзенең эшен башлап җибәрде. Катнашучылар биредә  «Яңа туган балалардан баш тарту һәм яшь балалары булган гаиләләрне тернәкләндерү, балигъ булмаган әти-әниләрне кайгырту»  темасына сөйләшәләр. Семинарның беренче көнендә биредә катнашучыларның эш практикасында очраган катлаулы очраклар каралды һәм аларга тәфсилле анализ ясалды.

Исегезгә төшерәбез, чарага Мәскәүнең балаларны начар мөгамәләдән саклау Милли фонды, социаль ятимлекне кисәтү Хәйрия фонды тренеры Н.Г.Королева махсус чакырылды. Нәкъ менә ул  семинарда катнашучыларга хезмәтне күрсәтүдә килеп чыга торган кыенлыклырны чишүдә супервизик ярдәм күрсәтә дә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International