Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % ны тәшкил итә

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 елның 21 августына республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 113 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 190 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 623 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 068 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 568 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 516 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 54 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International