Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 325 граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 9 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада эшсезләр саны Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә кимегән. Анда 2019 елның 21 августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 390, 62 һәм 925 эшсез исәптә тора.
Бу атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләрендә эшсез гражданнар саны арту күзәтелә.