Өлкәннәрдә тормыш белән кызыксынуны арттыру, буыннар арасында ныклы мөнәсәбәт һәм элемтәләр формалаштыру максатыннан Баулының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хат язышу буенча оныклар» акциясе дәвам итә.
Волонтерлар интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар белән хат алыша. Әби-бабайлар хат язышуга бик теләп ризалашалар һәм яшь егет-кызлардан зарыгып хәбәр көтәләр.
Бүген интернат-йортта яшәүче Алсу Зәрипова чираттагы хат алды. Волонтер Роза Фәйзрахманова әбине җылы һәм күңел эретерлек хаты белән генә түгел, тәмле күчтәнәчле посылка белән дә сөендерде.