«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы оештырдылар

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова «Спорт сәгате» дигән чара үткәрде. Ул физик культурасын популярлаштыру һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның актив ялын оештыру максатыннан оештырылды.

Чара башында инструктор разминка үткәрде. Соңыннан катнашучылар ике командага бүленделәр һәм төрле конкурсларда, эстафеталарда ярыштылар, табышмакларга җавап бирделәр.

«Мондый чаралар организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырырга гына булышып калмый, бик яхшы коммуникация чарасы да булып тора», – ди инструктор.

Әлеге чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International