Түбән Кама предприятиесе хезмәткәрләре илкүләм проект кысаларында белем алуга кереште

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Түбән Камада «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алуга кереште.

33 кеше төрле белем бирү программалары буенча белем ала. Укыту көндезге һәм дистанцион формада алып барыла.

Уку программалары 144 сәгатькә исәпләнгән. Сентябрьдә, укулар тәмамланганнан соң, төркем тыңлаучыларына билгеләнгән үрнәктәге документлар биреләчәк. Һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү нәтиҗәсендә алынган белемнәр предприятие хезмәткәрләренә эш белән тәэмин ителүне алга таба да саклап калырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International