«Наз» үзәге кунаклар кабул итә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очрашу узды.

Социаль хезмәт алучылар һәм социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре, якын-тирә торак пунктларның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатлыкка кандидатлар турында тулы мәгълүмат алдылар, республика проектлары нәтиҗәләре белән таныштылар.

Чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International