Баулы районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен медицина учреждениесенә китерү буенча булачак маршрутларның берсен тест режимында сынап карадылар.
14 август көнне шәһәрдән 19 км ераклыкта урнашкан Кызыл Яр авылыннан Баулы үзәк район хастаханәсенә ике рейс башкарылды. Диспансерлаштыруны 6 кеше узды. Алар фельдшер тарафыннан булачак чара турында алдан ук кисәтелгән иде. Өлкәннәрне «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре озатып барды.
Хастаханәдә өлкән яшьтәге гражданнарны медицина хезмәткәрләре һәм социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасар И.И. Хөснуллина каршы алды. «Милосердие» үзәге һәм район хастаханәсенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә чара кыенлыкларсыз үтте.