Авыру үзенчәлекләре аркасында деменция белән авырган өлкән яшьтәге кешеләр өчен уңай эмоцияләр тудыручы, куркыныч өслекләр һәм җиһазлар булмаган бүлмә булдыру аеруча мөһим. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ясалган интерьер булдыру идеясе Алабуганың 2 нче балалар сәнгать мәктәбе ярдәмендә тормышка ашырылды.
Рәссам Елена Шилина интернат-йортның бер бүлмәсендә җылы һәм уңайлы шартлар тудырды. Яңа интерьерның кайбер предметлары юкка гына барлыкка килмәгән. «Хатирәләр терапиясе» технологиясен кулланып, интернат психологы Светлана Исмәгыйлева бүлмәдә яшәүчеләр белән үзләренең яраткан әйберләрен яки үткәндәге әйберләрен ачыклау буенча шәхси әңгәмәләр үткәрде. Бүлмәдә сондык, бочка, самавыр һәм Кузя кушаматлы мәче пәйда булды.
Диварларда шкафлар, китап киштәләре, өстәл, тәрәзә, картиналар һәм келәмнәр – ягъни, яшәүчеләргә психоэмоциональ ярдәм күрсәтү һәм ярсуны киметүгә ярдәм итә торган әйберләр барлыкка килде.
Яңа интерьер әбиләрдә уңай реакция уятты, алар канәгать, яңа бүлмәдә җырлыйлар һәм бииләр.