2019 елда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә һөнәри белем бирүне оештыруга гариза белән 20эш эзләүче граждан мөрәҗәгать итте.
14 августта гражданнар түбәндәге һөнәрләр (белгечлекләр) буенча укырга кереште: насос җайланмалары машинисты, рәшәткә, ком ташлау һәм жировиклар операторы, канализация җиһазларын слесарь-ремонтлаучы, явым-төшемне сусызландыру җайланмалары операторы, маляр-штукатур, химик анализ лаборанты, компрессор җайланмасы машинисты, отстойникаларда оператор, авария-торгызу эшләре слесаре. Укулар «Әлмәт-Водоканал» АҖ биналарында уздырыла.